Бөгелмә локомотив депосына - 110 ел!
Тантаналы чара Яшьләр сарае залында узды.
Бөгелмәдә шәһәрнең локомотив депосы оешуга 110 ел тулуны билгеләп үттеләр. Бөгелмә локомотив депосы Куйбышев тимер юлының Волга-Кама төбәгендәге иң борынгы предприятиеләрнең берсе. Бүген локомотив депосы 2 предприятиегә бүленә — ремонт һәм эксплуатация.
Тантаналы чара Яшьләр сарае залында узды. Бәйрәм белән Бөгелмәнең ремонт һәм локомотив депосы коллективларын Куйбышев тимер юлы вәкилләре, Бөгелмә районы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа