Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә һәм район хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу турында сөйләде

Контракт төзегәндә хәрбиләргә 195 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, ә аннан соң ай саен бирелә торган минималь суммасы 204 мең сум тәшкил итә.

Бөгелмә һәм район хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу турында сөйләде:

— Ел башыннан 114 бөгелмәле махсус хәрби операциядә катнашу өчен РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеде, шул исәптән чакырылыш буенча хәрби хезмәтне контракт буенча хезмәт белән алмаштырган алты призывник та. Кирәкле әзерлекләрдән соң алар үз зонасына юл тоттылар.
Исегезгә төшерәбез, контрактны 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге ир-атлар төзи ала, ә хәрби частьләр командирлары белән килешү буенча билгеле бер вазифаларга— 65 яшькә кадәргеләр, шулай ук 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар, элемтә һәм медицина белгечлекләре булганнар. Шулай ук 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге чакырылырга тиешле гражданнар РФ Оборона министрлыгы белән бер елга контракт төзергә хокуклы. Алар 12 ай махсус операция зонасында хезмәт итәчәкләр, һәм ул хәрби хезмәтне үтү буларак исәпкә алыначак.

Контракт төзегәндә хәрбиләргә 195 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, ә аннан соң ай саен бирелә торган минималь суммасы 204 мең сум тәшкил итә.

Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәр тәүлек актив һөҗүм итү гамәлләре һәм хәрби хезмәтләре өчен өстәмә түләүләр ала, социаль ташламалар һәм гарантияләр, Саклану министрлыгы хисабына тупланма ипотека системасы аша тиз арада торак сатып алу мөмкинлегеннән башлап, федераль бюджет хисабына тормыш һәм сәламәтлек иминиятенә кадәр.

Ватаныбызның намусын һәм абруен якларга киткән бөгелмәлеләрнең гаиләләренә социаль ярдәм чараларының киң спектры күрсәтелә: һәр балигъ булмаган балага 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү, балалар түгәрәкләрендә һәм секцияләрендә бушлай дәресләр, сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар, мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү мәктәбе студентлары өчен кайнар ризык һәм башка күп нәрсәләр.
Барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча бөгелмәлеләр шәһәрнең хәрби комиссариатына Гоголь урамы, 54 адресы буенча эш көннәрендә, 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алалар. Телефоннар буенча белешмәләр: 8 (85594) 4-00-96, 6-66-38.

Льготалар һәм гарантияләр

*Сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы
*Ике атналык түләүле отпуск алты айга бер тапкырдан да сирәгрәк түгел
*Хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшерелү, дәвалану һәм реабилитацияләнү
*Кредит һәм салым каникуллары
*20 ел хезмәт иткәннән соң пенсиягә чыгу хокукы
*Балаларны укытуга ташламалар (чираттан тыш балалар бакчасы, балалар бакчасында, мәктәптә бушлай ашау, бушлай продленка, колледжда бушлай уку һ. б.)
*Фатирны базар бәясеннән түбәнрәк бәягә сатып алу мөмкинлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса