Бөгелмә һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте «Ислам нигезләре» курслары башлану турында игълан итә
«Ислам нигезләрен» өйрәнү курслары кысаларында, ир-атлар һәм хатын-кызлар төркемнәре төзеләчәк.
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте барлык теләүчеләрне мәчет каршындагы «Ислам нигезләре» курсларына чакыра.
Мәчет каршындагы курсларның беренче җыелышы 1 октябрьдә (шимбә) 11.00 сәгатьтә Бөгелмә үзәк мәчетендә була. «Ислам нигезләрен» өйрәнү курслары кысаларында, ир-атлар һәм хатын-кызлар төркемнәре төзеләчәк.
Дәресләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган программа буенча квалификацияле укытучылар үткәрәчәк. Тыңлаучылар курсларында ислам нигезләренә, гарәп теленә һәм коръән уку кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр. Уку бушлай.
Тулырак мәгълүматны 8-939-736-14-61; 4-16-98 телефоннары буенча алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа