Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә дзюдочысы Татарстан беренчелегендә җиңүче булды

Ярышлар 13 яшькә кадәрге яшь категориясендә узды.

Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Лаеш, Яшел Үзән, Алабуга, Буа, Бөгелмә, Актаныш һәм Җәлил дзюдочылары килгән иде, барлыгы 300 спортчы катнашты.

«Юность» спорт мәктәбе вәкиле Аяз Гайнанов 2013-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегендә җиңү яулады.

Ярыш йомгаклары буенча «Юность» спорт мәктәбе спортчылары 13 яшькә кадәрге категориядә Идел буе федераль округы беренчелегенә өч юллама алдылар. Ярышлар Балаково шәһәрендә узачак.

ФОТО: «Юность» спорт мәктәбе архивы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса