Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөек елларга баш иябез: Бөгелмәдә Җиңү Парады үтте

Хәзер Бөгелмә муниципаль районында 332 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгән кешеләр яши.

Бөгелмә Техника йорты мәйданында "Гасырлар аша Җиңү яңгырый!" фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, бөгелмәлеләр һәм шәһәр кунаклары катнашында бәйрәм программасы үтте. Мәйдан буйлап меңнән артык бөгелмәле марш узды – бу барлык шәһәр мәктәпләре укучылары, студентлар, хәрбиләр һәм көч ведомстволары хезмәткәрләре.

Бәйрәм чараларының мактаулы кунаклары - Россия армиясе генерал-полковнигы, Бөгелмәнең Мактаулы гражданы Вячеслав Мелешко; Россия Федерациясе Герое, очучы-космонавт, шәһәрнең мактаулы гражданы Сергей Рыжиков, ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина.

Хәзер Бөгелмә муниципаль районында 332 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгән кешеләр яши. Алар арасында – инвалид дип танылган ике сугышта катнашучы, ике хәрби хезмәткәр, блокадалы Ленинградта яшәүче бер кеше, ике концлагерь тоткыны, 52 тол хатын һәм 273 тыл хезмәтчәне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса