Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

БМРда «Бөгелмә районының этномәдәни маршруты» тормышка ашырылачак

Проект безнең республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен уздыру традицияләрен яңартуга һәм саклауга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 2021 елда Бөгелмә муниципаль районында «Бөгелмә районының этномәдәни маршруты» дигән яңа иҗади проект тормышка ашырылачак. Проект безнең республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен уздыру традицияләрен яңартуга һәм саклауга юнәлдерелгән.

Этномәдәни маршрутка Татар Димскәендә – «Йон бәйрәме» татар бәйрәме, Акбашта – «Тундонь встречамо» язны каршылау мордва бәйрәме, Наратлыда – «Акатуй» чуваш халык бәйрәме, Зеленая Рощада – кул эшләре остасы Праскева-Пятница бәйрәме, Подгорныйда – «Фомина горбушка» икмәк фестивале, Восточныйда – «Марфа молочница» район сөт фестивале, Вязовкада – Самавыр бәйрәме, Иске Исаково авылында – Уха бәйрәме һәм башка күп бәйрәмнәр керде. Барлык чаралар да авылларның истәлекле урыннары белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Бәйрәмнәрне уздыруда авыл торак пунктларында урнашкан шәхси эшмәкәрләр һәм фермер хуҗалыклары да актив катнашачак. Сөт фестивале Восточный бистәсендә Камил Исмәгыйлевның КФХ территориясендә үтәчәк, Уха бәйрәме Иске Исаково авыл җирлеге сулыкларында балык үрчетү белән шөгыльләнүче Динар Мөгыйнов һәм Эдуард Әхмәтсафин КФХлары катнашында узачак.

Проект агымдагы елның декабрендә Березовка авыл җирлегендә узачак «ЭтноФест» район фестивале белән тәмамланачак. Анда барлык этномәдәни маршрут һәм авылларда узган бәйрәмнәр тәкъдим ителәчәк.

Олеся Пахомова

Фото: Нелли Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса