Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Блокада икмәге турында

Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышы елларында ленинградлыларның батырлыгын искә төшерүгә юнәлдерелгән истәлекле чаралар үткәрелә.

“Блокада икмәге” Бөтен-россия Хәтер акциясенең төп символы – нибары 125 грамм авырлыктагы ипи ки-сәге. Ленинград блокадасының иң авыр чорында кешеләргә көненә нәкъ менә шундый минималь күләмдә биргәннәр аны.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Рәфыйк кызы Җамалиева хәбәр итүенчә, районыбызда блокадалы Ленинградта яшәүче бер кеше бар. Шулай ук бездә ике сугыш инвалиды, тугыз Бөек Ватан сугышы ветераны, 315 тыл хезмәтчәне, ике концлагерь тоткыны баласы, 63 сугыш ветераннарының тол хатыннары һәм 5 215 хезмәт ветераны яши.

Гомуми белем бирү, халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм мәдәният оешмаларында, ә Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган тематик Хәтер дәресләре, сыйныф сәгатьләре һәм бәйгеләр оештырыла. Акция барышында волонтерлар ветераннарга булышалар, җирле халыкка блокада вакытындагы авыр көннәр турында искә төшерәләр, символик “блокада икмәге” кисәкләрен бирәләр.

Сукырлар һәм күрмәүчеләр китапханәсенең Бөгелмә филиалында бу акция кысаларында мәгълүмат сәгате үтте. Ул блокададагы Ленинград халкының батырлыгына һәм кабатланырга тиеш булмаган фаҗига турындагы хәтергә багышланган иде. Китапханә мөдире Марианна Николай кызы Сабирова чара барышында блокадалы шәһәрдә калган ленинградлылар кичергән авыр вакыт турында янәдән искә төшерде. Килгән кунакларга авыр сынаулар: ачлык, салкынлык, икмәк нормалары турында сөйләде.

“Кызганыч, ул иң катлаулы чорда икмәкнең өчтән бер өлеше генә бодай оны, яки көрпә булган. Калган өлешенә бәрәңге кабыгы, алабута орлыгы, төрле үләннәр, болгатмалар, пычкы чүбе, кайчагында хәтта җилем дә кушканнар,” – дип Марианна Николай кызы сугыш чоры ипи рецептлары белән таныштырды, һәм һәр кунакка 125 граммлы ипи кисәкләре таратып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса