Яңалыклар
Бүләкләнделәр
1 декабрь көнне хакимияттә "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе узды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелек итте.
Шәһәребезнең Циолковский урамы 2 нче йортында чыккан янгын вакытында 1926 елгы 2 нче төркем инвалидны коткаруда күрсәткән батырлыгы өчен "Суар-Актив" җәмгыятендә автомобиль йөртүче булып эшләүче Ильяс Мансур улы Хәбибуллинга Бөгелмә...
1 декабрь көнне хакимияттә "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе узды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелек итте.
Шәһәребезнең Циолковский урамы 2 нче йортында чыккан янгын вакытында 1926 елгы 2 нче төркем инвалидны коткаруда күрсәткән батырлыгы өчен "Суар-Актив" җәмгыятендә автомобиль йөртүче булып эшләүче Ильяс Мансур улы Хәбибуллинга Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлеккә бүләк тапшырылды.
Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы эшләре торышы буенча үткәрелгән смотр-конкурста II урын алган өчен Бөгелмә шәһәре Ромашкино районы нефтьүткәргече идарәсе "СЗМН" җәмгыяте вәкиле Мәҗит Хәниф улы Хәсәншинга шулай ук Рәхмәт хаты, истәлеккә бүләк тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса