Бәла сорап килми ул...
Шашин урамындагы 5 нче йортның бер квартирыннан куе төтен чыгу турында хәбәр кичке 6 туларга 10 минут калганда алына. 1954 елда төзелгән ике катлы күпквартирлы йорт янына янгын сүндерүчеләр 3 минут дигәндә килеп җитәләр, аларны урамда квартир хуҗасы каршы ала, утның газ плитәсеннән чыгуын әйтә. Йортта яшәүче башка кешеләр дә...
Шашин урамындагы 5 нче йортның бер квартирыннан куе төтен чыгу турында хәбәр кичке 6 туларга 10 минут калганда алына. 1954 елда төзелгән ике катлы күпквартирлы йорт янына янгын сүндерүчеләр 3 минут дигәндә килеп җитәләр, аларны урамда квартир хуҗасы каршы ала, утның газ плитәсеннән чыгуын әйтә. Йортта яшәүче башка кешеләр дә үзләре урамга чыккан була инде.
Санаулы минутлар эчендә утны сүндерәләр. Нәтиҗәдә кухня җиһазлары яна, бүлмәләр сөремләнә. Ут чыгу сәбәбе - ашарга әзерләгән вакытта квартир хуҗасы кулындагы тастымалга ут каба һәм аннан җиһазга үрли, дип хәбәр итә өлкән тикшерүче Д. Артемьев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа