Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәхетле очрак

Бөгелмәнең 36нчы балалар бакчасында (мөдире Г.С. Дозорова) юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Бәхетле очрак” дигән уен үткәрелде. Чара ата-аналар җыелышында оештырылды. Бәйгедә катнашырга логопед белән шөгылҗләнә торган һәм татар теле төркемендә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре катнашты.

Балалар башта тамашачыларны сәламләп, “Йолдызлар” дигән флэшмоб үткәрделәр. Тәрбиячеләр В. Зареева, Г. Мөталапова, Е. Бельмескина, М. Начарова уенны бик кызыклы итеп әзерләгәннәр иде һәм алар аны югары дәрәҗәдә зур оешканлык белән үткәрделәр дә. Балалар гына түгел, ата-аналар да юл билгеләре, мавыктыргыч тамгалар дөньясына чумдылар.

Чарада катнашкан кунагыбыз – “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасы Бөгелмә бүлеге начальнигы Т. Баянова бәйге-ярышларда җиңүчеләргә  – Дипломнар, балаларга – юл йөрү тәртипләренә багышланган бүләкләр, булачак беренче сыйныф укучылары өчен юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында истәлек язулары тапшырды.

Венера ЗАРЕЕВА,

36нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса