Бәхет тәме нинди икән?
26 февраль көнне шәһәребезнең Халыклар дуслыгы китапханәсендә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасы каләм әһелләре: Зинаида Захарова, Рәмзия Габделхакова, Рәфкать Шаһиев белән очрашу булып узды.
Чара Бөгелмәдә беренче китапханә ачылуның 100 еллыгына багышланган иде.
Язучылар белән очрашуга китап укучылар, татар әдәбиятын яратучылар, “Бәхет тәме” клубы, “Илһам” (“Вдохновение”) салоны әгъзалары, китапханәчеләр, мәктәп балалары һәм укытучылар килгән иде.
Очрашу “Ихлас” фольклор ансамбле җырчысы, китапханәнең актив укучысы Әлфия Нурмөхәммәтованың моңлы җыры белән башланып китте. Чара барышында аның һәм шул ансамбль җитәкчесе Людмила Габдрахманова башкаруында күп җырлар матур бизәк булдылар. Людмила ханымның “Сандугач сайрыйдыр” дигән керәшен халык җырын җырлавы бигрәк тә күңелләргә хуш килде.
Алып баручының беренче сәламләү чыгышыннан соң ук залда җылы, дустанә мөнәсәбәт урнашканы сизелде. Кунаклар тамашачыларны үз тормыш юллары, иҗатлары белән таныштырдылар, блиц-сорауларга тулы җаваплар бирделәр. Ә сораулар бик кызыклы иде: тәүлекнең кайсы вакытында язу рәхәтрәк икәнлеге дә, кайсы язучыларның әсәрләрен яратып укулары да, аларның буш вакытларын ничек уздырулары да, язганнарын якыннары укыймы һәм ничек бәялиләр дигән сораулар да кызыксындырды тамашачыны. Ә иң үзенчәлекле сорауны “Бәхет тәме” клубы вәкилләре әзерләгән иде: “Залда утыручыларның һәркайсысы бәхет тәмен нинди дип саный икән?” Каләм ияләре бу сорауга төрлечә җавап бирделәр: кем өчендер – сәламәтлек кадерле, кем өчендер – гаилә иминлеге, ә кемгәдер язганнарын укучы булу зур бәхет икән.
Очрашу ахырында кунаклар укучылар белән аралашудан бик канәгать булуларын әйттеләр, култамгалар белән китапларын бүләк иттеләр. Милли мәдәниятне саклау өлкәсендә тырышып эшләгәннәре, белем чишмәсе булган китап галиҗәнапне һәм китап язучыларны хөрмәтләгәннәре өчен зур рәхмәт белдерделәр.
Айсылу НУРЕТДИНОВА,
баш китапханәче.
Китапханә мөдире Лилия Резатдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia