Бәхет теләп сабыйга
Марина һәм Евгения Власюклар гаиләсендә 27 майда зур шатлык булды – уллары Мирон дөньяга килде.
Ул – гаиләдә икенче бала.
Халыкара балаларны яклау көнендә, бала белән әнине бала тудыру йортыннан өйгә озатканда, үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров бәхетле гаиләне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы исеменнән котлады. Ә Бөгелмә ЮХИДИ бүлегеннән, һәммәсенә дә имин юллар теләп, гаиләгә автобишек тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа