Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү
Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" форматы кысаларында Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән очрашачак. 10 июньдә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" дигән проект кысаларында эшмәкәрләр белән очрашачак. Республика җитәкчеләренең бизнес вәкилләре белән очрашуын бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештыра. Эшмәкәрләр Президент белән кичектергесез чишүне таләп итә...
Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" форматы кысаларында Татарстан Республикасы эшмәкәрләре белән очрашачак.
10 июньдә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" дигән проект кысаларында эшмәкәрләр белән очрашачак. Республика җитәкчеләренең бизнес вәкилләре белән очрашуын бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештыра. Эшмәкәрләр Президент белән кичектергесез чишүне таләп итә торган мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшәчәкләр.
Рөстәм Миңнехановка сорауларны тәкъдим итү өчен бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә, яисә RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтасы аша гариза җибәрергә кирәк. Сорауларны шулай ук 8 (843) 203-44-17 телеыоны аша да биреп була. Гаризалар, сораулар 27 майга кадәр кабул ителә.
Казандагы очрашу әлеге проект кысаларында инде бишенче тапкыр узачак. Узган елның август аенда узган очрашуда эшмәкәрләр Рөстәм Миңнехановка мобиль сәүдәне көйләү, хосусый индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданнарын җәелдерү, хосусый балалар бакчаларына ярдәм күрсәтү, табигый монополияләрнең тарифлары турында һәм башка шундый актуаль булган 30 дан артык сорау биргәннәр иде. Татарстан Республикасы Президенты эшмәкәрләр белән кара-каршы ачыктан-ачык сөйләшүнең уңай нәтиҗәләр бирүен билгеләп тә үтте.
Рөстәм МИҢНЕХАНОВ, Татарстан Республикасы Президенты:
- Аралашуның мондый төрен үстерергә кирәк, чөнки бу очрашуларның файдасы зур. Минем инде берничә тапкыр кабатлап әйткәнем бар: әгәр син чиновник икәнсең, нинди дәрәҗәдә - республика күләмендәме, әллә муниципаль дәрәҗәдәме - әһәмияте юк, теләсә нинди тәнкыйтьне кабул итәргә тиешсең. Без тыңлый белергә тиеш. Без карар кабул итәргә тиеш.
Тимур НАГУМАНОВ, Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президентының вәкаләтле вәкиле:
- "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты өстендә ике ел эшләүнең төп нәтиҗәсе - власть органнарының бизнеска мөнәсәбәтенең принципиаль төстә үзгәрүе. Без бүген хакимияттәгеләрнең эшмәкәрләргә карата ачык карашта булуын күрәбез. Югарыдагы затлар эшмәкәрләрнең уңайсыз һәм катлаулы сорауларын тыңларга һәм проблемаларны оператив төстә хәл итәргә әзерләр. Күп кенә ведомство җитәкчеләре бизнес әһелләре белән очрашуларны мөстәкыйль рәвештә дә үткәрәләр, консультацияләр оештыралар һәм эшмәкәрләр белән турыдан-туры эшлиләр дә. Татарстанның барлык эшмәкәрләрен проектта актив катнашырга һәм Президентка үз сорауларын җиткерергә өндим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа