Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү”

Билгеле булганча, Татарстанда хакимият һәм эшкуарлар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан шактый зур эшләр башкарыла. "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дип аталган проект бу максатка ирешүдә мөһим роль уйный. 29 октябрьдә әлеге чара Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында узачак. Әлеге очрашуны Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты...

Билгеле булганча, Татарстанда хакимият һәм эшкуарлар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан шактый зур эшләр башкарыла. "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дип аталган проект бу максатка ирешүдә мөһим роль уйный. 29 октябрьдә әлеге чара Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында узачак.

Әлеге очрашуны Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкил Тимур Ногманов оештыра. Чарага авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы эшкуарлар рәхим итә ала. Шунысы мөһим: биредә тиз арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләр буенча үзара фикер алышачаклар.

Шунысын да искәртик: "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты 2014 елның ахырыннан башлап тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, икътисад министры Артем Здунов һ.б. катнашында барлыгы 16 очрашу уздырылган. Уңай якка хәл ителгән проблемалар да артканнан-арта бара.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына соравы булган малтабарларга башта махсус теркәлү узарга кирәк. Моның өчен бизнес-власть.рф сайтында теркәлү яки RT@ombudsmanbiz.ru Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. электрон почтасына махсус гариза юллау сорала. Әлеге эшне 26 октябрьгә кадәр башкару зарур.

Марат Әхмәтов белән очрашуда катнашырга теләүчеләр исә 8 (843) 203-44-17 телефоны аша проектның координаторлары белән элемтәгә керергә һәм үз сорауларын җиткерергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса