“Бизнес-десант” – Бөгелмәдә
2016 елның 7 ноябреннән Менделеевск шәһәрендәТатарстан Республикасының Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елда булдырылган "Бизнес-десант" укыту проектының икенче сезоны башланды. Тирән белемле бизнес-тренерлар, уңышлы эшләүче эшмәкәрләр һәм Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкилләре, тендер һәм салым законнары, банк хезмәтләре экспертларыннаннән торган ике команда, 45 районда да булып, бер ай дәвамында...
2016 елның 7 ноябреннән Менделеевск шәһәрендәТатарстан Республикасының Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елда булдырылган "Бизнес-десант" укыту проектының икенче сезоны башланды. Тирән белемле бизнес-тренерлар, уңышлы эшләүче эшмәкәрләр һәм Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкилләре, тендер һәм салым законнары, банк хезмәтләре экспертларыннаннән торган ике команда, 45 районда да булып, бер ай дәвамында әлеге "Бизнес-десант"чылар республика буйлап сәяхәт итеп, сәүдәгәрләр өчен очрашулар уздырачак (бу турыда "кайнар линия" телефоннары 8 800-500-88-14 и 8 843-524-90-90 аша һәм bizdesant.ru сайтында тулырак мәгълүмат алырга була). Укыту - бушлай.
10 ноябрь көнне десант Бөгелмәгә килеп җитте. Эшмәкәрләргә тәгаенләнгән бизнес-семинар Икътисад, идарә итү һәм хокук институтының Бөгелмә филиалы бинасында узды. Укулар барышында тәҗрибәле бизнес-тренерлар үз эшләрен ачып җибәрүчеләргә, үз эшен ачыарга һәм маркетинг серләренә төшенергә теләүчеләргә бизнес алып бару серләрен ачты. Илдәге бүгенге катлаулы вәзгыять - кризис шартларында бизнесны саклап калуның мөһим бер өлеше - башкалар арасыннан үзеңнең өстенлекләрне дөрес аерып чыгару. "Бизнес-десант"та сүз нәкъ шул турыда барды.
Үзләрен күрсәтергә генә түгел, акыллы киңәшләр дә ишетергә килгән яшьләр белгечләрдән үзләрен кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар алдылар.
Әлфия МОСТАФИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia