Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бию олимпы

Үзәк китапханәнең “Позитив” яшьләр үзәгендә 3нче мәктәп укучылары өчен бию мәйданчыгы оештырылды.

.  Аның максаты - балаларны кызыксындыру, аларны бию сәнгатен яратырга һәм аңларга өйрәтү.

       Чара башында китапханәче балаларны бию сәнгатенең барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштырды, шулай ук биюнең кеше тормышындагы роле һәм әһәмияте турында сөйләде. 

        Бию сәнгате белеменә өйрәтү өчен чарага халык ансамбленең балетмейстеры, Техника йортының “Рябинка” халык бию ансамбле җитәкчесе Нурия Шириева чакырылган иде. Балетмейстер белән бергә балалар классик бию-вальс элементларын өйрәнделәр. Барысы да шунда ук килеп чыкмый, әмма һәр катнашучы аның үгет-нәсыйхәтләрен үтәргә тырышты. Чара ахырында балалар, педагог белән бергә, матур, назлы музыка астында вальс биеделәр.

       Бию ярдәмендә укучылар бию сәнгатенә генә түгел, ә гомумән, мәдәнияткә дә тартылдылар. Димәк, бию - ул мәдәниятне аңлау һәм аңа тартылу чарасы да. 

 

Юлия СИДОРЕНКО,

“Җирлекара үзәк китапханә”

әйдәп баручы китапханәчесе

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса