Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим!

Кадерле дин кардәшләрем, сезне Корбан бәйрәме белән ихлас тәбрик итәм!

“Ид әл әдхә” – бөтен дөнья мөселманнары өчен иң олуг бәйрәмнәрнең берсе. Корбан бәйрәме бар мөселманнар өчен дә изге җиргә – Мәккәгә хаҗ кылу йолаларының төгәлләнүен аңлата. Бу күркәм һәм юмарт көнне без аеруча дулкынланып каршы алабыз. 

Корбан китерү – Аллаһының изге васыятен үтәү, Аңа бирелгәнлегебезне, тәкъвалыгыбызны күрсәтү, Раббыбызның безгә биргән чиксез нигъмәтләренә рәхмәтебезне белдерү ул. Корбанга терлек чалу Аллаһы Тәгаләгә итагать итүебезне күрсәтү ысулларының берсе һәм Аның рәхмәтенә ирешү өчен сәбәп булып тора. Бөек Аллаһыбыз әйткән: “Әйт: “Һичшиксез, минем намазым һәм (корбан кебек) бөтен гыйбадәтләрем, яшәвем һәм үлемем – барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ өчен” (Коръән, 6:162).

Корбан чалуның хикмәте терлекне суюда, аның итендә түгел, ә тәкъвалыкта, иманлы булуда, Аллаһтан куркуда. Бөек Аллаһыбыз әйткән: “Аларның (корбанга чалынган малның) итләре дә, каннары да Аллаһка ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә” (Коръән, 22:37).

Шулай итеп, ел саен корбан чалу – Аллаһы Тәгаләгә итагать итү, буйсыну хакына бар мөлкәтегезне корбан итәргә әзер булуыгызны символик   рәвештә күрсәтү чарасы ул. Корбан чалу йоласы хәлле кешеләргә Раббыбыз каршында гына түгел, ә җәмгыять каршында да йөкләмәләре булуын, булган мөмкинлекләрен изге максатларда файдаланырга кирәклеген искә төшерү дә булып тора.

Корбан чалу йоласы кешеләр арасындагы аермалыкларны бетерә, аларны үзара якынайта, дуслыкны ныгытуга ярдәм итә, чөнки дини карашлы кешеләр бәйрәм көннәрдә якыннарына гына түгел, ә бар кешеләргә дә игелек кылырга омтылалар. Аллаһының рәхмәтенә ирешергә өмет итүчеләр сәдакалар тараталар, шулай ук корбан итләрен күчтәнәч итеп бирәләр. Һәр мөселманның йортында бу көнне  кунакчыллык, шатлык һәм юмартлык тантана итә.

Бу якты бәйрәм көнендә без Аллаһы Тәгаләдән һәркемгә ныклы иман, гаиләләребезгә – бәрәкәтле тормыш һәм сәламәтлек, авыручы кешеләргә – сихәтләнүен, мохтаҗларга – ризык һәм муллык, илебезгә иминлек, тынычлык телибез!

Изге эшләрегез өчен Аллаһы Тәгалә һәммәгезгә дә ике дөнья рәхәтен насыйп итсен!

Олы хөрмәт һәм изге догалар белән,

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам мөхтәсибе

Рамил хәзрәт Хөснетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса