Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Биш ел эчендә янгын хәбәрчеләре ярдәмендә Татарстанның 103 кешесе уттан коткарылган

2016 елдан башлап, республика буенча 49 янгын хәбәрчеләре эшләү очрагы теркәлгән.

Биш ел эчендә янгын хәбәрчеләре ярдәмендә Татарстанның 103 кешесе уттан коткарылган. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

«Тулаем алганда, 2016 елдан бирле республикада 49 янгын хәбәрчеләре эшләп китү очрагы теркәлгән, алар ярдәмендә 103 кеше коткарылган. Алар арасында 43 бала да бар», – дип сөйләде М.Трущин.

Спикер искәртеп узганча, әлеге янгын хәбәрчесе ярдәмендә Алексеевск районында фаҗига булмый калган. Сигнализация тавышын ишетеп, 14 яшьлек яшүсмер уттан өч энесен коткарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса