Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Билгесез солдат көненә багышлап

Билгесез солдат көне – илебез тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата. Ул Россиядә беренче тапкыр 2014 елның 3 декабрендә билгеләнде.

Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя. Бөгелмәдә бу көн “Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган” исем астында үтте. Шәһәрдәшләребез Кызыл Армия урамы паркындагы 2784нче эвакогоспитальдә яралардан үлгән сугышчылар истәлегенә куелган Хәтер мемориалына чәчәкләр салдылар. Соңыннан “Хәрби дан” музеенда шефлыкка алынган хәрби частьларда хезмәт итүче якташларыбызның  (Утяшевлар һәм Галиуллиннар гаиләсе) әти-әниләренә шәһәр комиссары Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
,