Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Биим – димәк яшим

«Васанта» һинд биюләре халык студиясенең әйдәп баручы солисты Екатерина Красильникова рус әдәбияты фәненнән бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйды.

Бөгелмә шәһәре һәм районы элек-электән җыр-моңга гашыйк кешеләре белән дан тоткан. «Җәүһәрләрне — бөртекләп» рубрикасында шәһәребездә һәм авылларыбызда яшәп, мәдәният өлкәсендә иҗат итүче талантларыбыз белән таныштыруны дәвам итәбез.
Проектыбызның чираттагы кунагы бик күп муниципаль, региональ, халыкара бәйгеләр җиңүчесе, Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче «Васанта» һинд биюләре халык студиясенең әйдәп баручы солисты, 2нче Лицейның чыгарылыш сыйныф укучысы Екатерина Красильникова.
Халык биюләрен виртуоз башкаручы әлеге тыйнак, көләч йөзле кыз тормышын халыкта матурлыкка, иҗатка мәхәббәт уятуга һәм Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен торгызуга багышларга тели.
Аның тормышы һәм уңышлары турында Сез «Бөгелмә авазы» газетасының 24нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса