Бәхетле очрак иясе – Регина Хөснетдинова
Газетабызның ВКонтакте челтәрендәге төркемендә (https://vk.com/bugulma_awazy) татар эстрадасының якты йолдызы Рамил Закировның концертына билетлар уйнаткан идек. Барлыгы 29 кеше катнашты. Җиңүчене билгели торган махсус программа ярдәмендә әлеге конкурсыбызга йомгак ясадык. Бәхетле очрак елмайган җиңүчебез - Регина Хөснетдинова редакциябезгә килеп, билетларын кабул итеп алды. - Узган елларда Рамил Закировның Бөгелмәдә үткән концертында...
Газетабызның ВКонтакте челтәрендәге төркемендә (https://vk.com/bugulma_awazy) татар эстрадасының якты йолдызы Рамил Закировның концертына билетлар уйнаткан идек. Барлыгы 29 кеше катнашты. Җиңүчене билгели торган махсус программа ярдәмендә әлеге конкурсыбызга йомгак ясадык.
Бәхетле очрак елмайган җиңүчебез - Регина Хөснетдинова редакциябезгә килеп, билетларын кабул итеп алды.
- Узган елларда Рамил Закировның Бөгелмәдә үткән концертында булганым бар иде инде. Тамаша бик матур үтте, ошаган иде. Инде менә кабат бәхет елмайды. Төркемегездә үтә торган репостлар бәйгесендә җиңүемне күргәч, бик сөендем. Оештыручыларга, билетларны тәкъдим итүчеләргә зур рәхмәт!, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты Регина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа