Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәхет эшедер, буран аркасында берәү яңа «Нива»лы булган

Көчле буран аркасында «Нива» машинасы ике шәһәр арасындагы трассада туктап калырга мәҗбүр булган.

Ә машина эчендә вакытыннан алда бала табарга җыенган йөкле ханым, аны озата баручы фельдшер һәм күрше хатын була. Оренбург-Орск арасында калган машина шоферы бала табучы ханымны күрше авылга алып бармакчы була. Әмма машина кюветка төшә. Шофер белән аның пассажирлары 12 сәгатьтән артык «тоткында» яталар. Бу вакытта бала туарга өлгерә. Бәхеткә, бала да, ана да исән кала. Салкыннан машинада булган газ горелкасы ярдәмендә җылыналар. Орск автосалоннарының берсе машинасында бала таптырган шоферга яңа «Нива» бүләк итәргә була. Чөнки элекке автомобиленә шактый гына зыян килә: алгы тәрәзәсе ватылган, шиннары кискәләнгән, алгы утыргычында бала таптырып, ул да яраксыз хәлгә килгән. Менә шулай буранның да кайвакыт файдасы чыгып куя икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса