Бүгенге көндә Бөгелмәдә тагын бер Covid-19 очрагы ачыкланды
Биш очрак читтән кертелгән, калганнары аралашу юлы белән йоктырылган.
Татарстанда 92 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган. Чирнең читтән кертелгәннәре – 5, авыручылар белән якын элемтәдә булу нәтиҗәсендә – 87.
Яңа ачыкланган очраклардан: 10 пациент хастаханәгә салынган, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 82 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 6
18 яшьтән 30 яшькәчә – 19
30 яшьтән 50 яшькәчә – 36
50 яшьтән 60 яшькәчә – 10
60 яшьтән 70 яшькәчә – 11
70 яшьтән 80 яшькәчә – 6
80 яшьтән 90 яшькәчә – 4
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
1. Казанда – 62
2. Яр Чаллыда – 4
3. Әгерҗе районында – 1
4. Бөгелмә районында – 1
5. Буа районында – 2
6. Биектау районында – 3
7. Яшел Үзәндә – 1
8. Лаеш районында – 3
9. Түбән Кама районында – 8
10. Нурлатта – 1
11. Питрәч районында – 2
12. Саба районында – 4
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 11 229 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 9 824 кеше, шул исәптән 87 узган тәүлектә терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа