Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген Бөгелмәдә кышкы спорт сезоны ачыла

Кышкы спорт сезоны башлану һәм планлаштырылган чаралар турында спорт һәм туризм эшләре секторы мөдире Әскәр Сафин сөйләде.

Ел саен Бөгелмә муниципаль районында спортның 20 төре буенча 150дән артык спорт чарасы оештырыла һәм уздырыла, алар арасында төрле дәрәҗәдәге спорт төрләре буенча беренчелекләр, гомумшәһәр һәм район бәйрәмнәре, шулай ук башка спорт-массакүләм һәм физкультура-сәламәтләндерү чаралары да бар. Аларда халыкның барлык төркемнәре катнаша.

11 декабрьдә Бөгелмәдә «Чаңгы базасы» комплексы территориясендә кышкы спорт сезоны ачыла, аның кысаларында шәһәр һәм районның гомуми белем бирү мәктәпләре, урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йортлары укучылары, физик культура предприятиеләре, оешмалар һәм учреждениеләр коллективлары, шулай ук шәһәр кунаклары арасында чаңгы эстафетасы узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
ERID:2VtzqvsMggf