Бүген - Төзүчеләр көне
Августның икенче ял көнендә Россиядә һәм кайбер совет иленә кергән дәүләтләрдә Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр. Беренче тапкыр төзелеш тармагы хезмәткәрләренең бу һөнәри бәйрәме СССРда 1956 елның 12 августында Югары Совет Президиумы боерыгы белән оештыралар. Шунысы кызык, бу истәлекле көнне билгеләп үтә башлаган чактагы күп кенә гореф-гадәтләр хәзерге көннәргә кадәр барып...
Августның икенче ял көнендә Россиядә һәм кайбер совет иленә кергән дәүләтләрдә Төзүчеләр көнен билгеләп үтәләр. Беренче тапкыр төзелеш тармагы хезмәткәрләренең бу һөнәри бәйрәме СССРда 1956 елның 12 августында Югары Совет Президиумы боерыгы белән оештыралар.
Шунысы кызык, бу истәлекле көнне билгеләп үтә башлаган чактагы күп кенә гореф-гадәтләр хәзерге көннәргә кадәр барып җиткән: ул вакыттагы матбугат битләрендә бәйрәм бүләкләре, хакимият структуралары вәкилләре катнашында тантаналы утырыш һәм төзүчеләрне бәйрәм табынына җыю турында искә алына. Ә менә һөнәри бәйрәмгә багышланган махсуслаштырылган күргәзмәләр - сирәк күренеш.
Төзүчеләр көнен зурлап үткәрү гадәте яңадан торгызыла. Традиция буенча, бу көнгә багышлап, яңа объектлар, мәсәлән, мәктәпләр, хастаханәләр, күперләр, торак йортлар тапшырыла. Бу көнне төзүчеләр белән төрле тантаналы очрашулар, котлау концертлары, алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшыру һәм бу тармакта хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләү чаралары уза.
Августның икенче якшәмбесендә үз һөнәри бәйрәмнәрен Россия, Беларусь, Казакстан, Кыргызстан, Украина төзүчеләре билгеләп үтә, дип яза Calend.ru сайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа