Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген Россиядә Металлург көне билгеләп үтелә

Металлург көне 1957 елның 28 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә билгеләнә.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Металлург көне белән котлады

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Һәр елны июльнең өченче якшәмбесендә Россиядә Металлург көне билгеләп үтелә. Бу хакта “Календарь событий” хәбәр итә.

Металлург көне 1957 елның 28 сентябреннән СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә билгеләп үтелә башлый. Шулай итеп совет хөкүмәте илнең сугыш чорында җимерелгән икътисадын торгызуда ил металлургиясенең зур әһәмияткә ия булуын аерып күрсәткән.

Металлург көне 1980 һәм 1988 елларда кабаттан  раслаган. Югары Совет һөнәри бәйрәмне билгеләп үтү турында яңадан указлар чыгарган. Бәйрәм СССР таркалганнан соң Россиядә генә түгел, ә Белоруссия, Украина, Казахстанда да сакланган.

Хәзерге вакытта бәйрәмне Россиядә һәм чит илләрдә дә йөз меңләгән кеше билгеләп үтә. Металлургия һәм тау-баету комбинатларында махсус чаралар уздырыла. Предприятиеләрдә 10-15 ел эшләгән аеруча фидакарь хезмәтчәннәргә “Россия Федерациясенең атказанган металлургы” дигән мактаулы исем бирелә. 

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов республика металлургия сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6