Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Бүген республикада Татарстан Президентын һәм муниципалитет органнарын турыдан-туры сайлау башлана

11-13 сентябрьдә республикада Татарстан Президентын турыдан-туры сайлау – республика тормышында мөһим сәяси вакыйга булачак.

Шул ук көннәрдә барлык муниципаль советларга да сайлаулар узачак: шәһәребез һәм районыбызда җирле дәрәҗәдәге 161 депутат сайларга туры киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, сезнең һәркайсыгыз теркәлү урыны буенча гына түгел, республиканың теләсә кайсы почмагында – сезгә уңайлы җирдә дә тавыш бирә ала. Әмма ашыгыгыз! Бер көн калды. Мобиль сайлау технологиясе буенча тавыш бирүгә гаризалар кабул итү вакыты 8 сентябрьдә тәмамлана.

Сезне урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү өчен гариза бирегез:

www.gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре федераль порталында

КФҮнең теләсә кайсы офисы аша;

территориаль сайлау комиссиясенә;

участок сайлау комиссиясе.

Бары тик паспорт кына кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса