Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген республика юлларында берничә авария булган, үлүчеләр дә бар (фотолар)

"Лада Приора"ның югары тизлеге, йөртүчесенең юлда метеорологик шартларны исәпкә алмавы, каршы як юлга чыгуы һәлакәткә китергән дип фаразлана. Бүген иртән 8 туларга 10 минутта Чистай - Аксубай - Нурлат трассасының 72 нче чакрымында "Лада Приора" белән идарә иткән 36 яшьлек ир-егет, Нурлат ягыннан Чистайга таба килгәндә, зур тизлектә каршы як...

"Лада Приора"ның югары тизлеге, йөртүчесенең юлда метеорологик шартларны исәпкә алмавы, каршы як юлга чыгуы һәлакәткә китергән дип фаразлана.
Бүген иртән 8 туларга 10 минутта Чистай - Аксубай - Нурлат трассасының 72 нче чакрымында "Лада Приора" белән идарә иткән 36 яшьлек ир-егет, Нурлат ягыннан Чистайга таба килгәндә, зур тизлектә каршы як юлга чыккан һәм рулендә 28 яшьлек егет барган "Фредлайнер" йөк машинасы белән бәрелешкән. Һәлакәттә җиңел машинаны йөртүче һәм аның белән барган 1990 елгы пассажир кыз бәрелешкән урында ук үлгән.
Республика ЮХИДИ идарәсендә, җиңел машинаның алгы тәгәрмәчләрендә кышкы шиплы резина, ә арткыларында җәйге резина куелган булуын билгеләп үтә.
 
Шулай ук Казан - Яшел Үзән трассасында, Раифа белән Ильинка арасындагы турыда, 5-6 автомобиль бәрелешкән. Бу хакта шушы хәлне күрүчеләр хәбәр итә. Каза күрүчеләр турында мәгълүмат ачыклана.
 
http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6