Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бүген Instagram да коронавирустан вакцинация ясау темасына туры эфир узачак

Онлайн-трансляция 11:00 сәгатьтә башлана.

16 февральдә беренче тапкыр ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева турыдан-туры эфирда COVID-19 вакцинациясе турында фикер алышачак һәм татарстанлыларның актуаль сорауларына җавап бирәчәк.

Бу хакта яңа коронавирус инфекциясенә каршы тору буенча республика оператив штабы хәбәр итә.Беренче эфирның темасы – «Вакцинация – COVID-19 авыр агымыннан котылу: ни өчен прививка хроник авырулары булган кешеләр өчен мөһим?».

Онлайн-трансляция 11:00 сәгатьтә башлана. Эфир COVID-19 таралуга каршы көрәш буенча ТР Оператив штабы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы @minzdravrt аккаунтларында узачак.

16 февральдә булачак эфир чакырылган экспертлар катнашында вакцинация темасы буенча атналык турыдан-туры трансляцияләр сериясенә старт бирәчәк.

Трансляциягә сылтамалар:

https://instagram.com/stopcovid19.tatarstan

https://instagram.com/minzdravrt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса