Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бүген Бөтендөнья Шигърият көне билгеләп үтелә

Бүген бөтен дөньяда Шигърият көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә 1999 елда - ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен (World Poetry Day) билгеләп үтү турында карар кылына. Иң беренче Шигърият көне ЮНЕСКОның штаб-квартирасында - Парижда үткәрелә. Calendar.ru сайты билгеләп үткәнчә, шигърият илләрне,...

Бүген бөтен дөньяда Шигърият көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә 1999 елда - ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен (World Poetry Day) билгеләп үтү турында карар кылына.

Иң беренче Шигърият көне ЮНЕСКОның штаб-квартирасында - Парижда үткәрелә.

Calendar.ru сайты билгеләп үткәнчә, шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә.

Иң борынгы шигырь-гимннар безнең эрага кадәр XXIII гасырда ук иҗат ителгән.

Хәзер Бөтендөнья Шигърият көнен мәдәният, мәгариф оешмаларында, иҗади коллективларда зурлап билгеләп үтәләр. Шигырь укулар, иҗади очрашулар, яңа китап тәкъдим итүләр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса