Бүген – Бөтендөнья үбешү көне
6 июль - Бөтендөнья үбешү көне. Үбешүнең Ватаны булып Англия санала. Нәкъ бу илдә XIX гасыр ахырында томанлы Альбион буйларында үбешүнең бәйрәме булырга тиеш, дигән карарга киләләр. XX гасыр ахырында бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан раслана һәм халыкара статусы ала. 6 июльдә планетаның күп шәһәрләрендә Үбешү көне билгеләнә. Төрле чаралар,...
6 июль - Бөтендөнья үбешү көне. Үбешүнең Ватаны булып Англия санала. Нәкъ бу илдә XIX гасыр ахырында томанлы Альбион буйларында үбешүнең бәйрәме булырга тиеш, дигән карарга киләләр. XX гасыр ахырында бәйрәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан раслана һәм халыкара статусы ала.
6 июльдә планетаның күп шәһәрләрендә Үбешү көне билгеләнә. Төрле чаралар, ярышлар оештырыла: "Иң озак үбешү", "Иң гади булмаган үбешү", "Иң матур үбешү" һәм башкалар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла. Легенда буенча, үбешкәндә кешеләрнең җаннары кушыла, шуңа никахны теркәгәннән соң да үбешеп раслап куялар. Русиядә бу бәйрәм чагыштырмача күптән түгел билгеләнә башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа