Бүген Бөгелмәдә Үзбәкстан гражданнары үз илләрендә парламент составы өчен вакытыннан алда тавыш бирәчәк
Үзбәкстан Республикасында 22 декабрьдә парламентка сайлаулар узачак.
Татарстанда вакытлыча яки даими рәвештә булган Үзбәкстан гражданнары бу көнне консуллыкта тавыш бирә алачак. Ә уңай шартлар тудыру өчен, 12-18 декабрьдә республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында ерактан торып тавыш бирү өчен сайлау комиссияләре (төркемнәре) эше оештырылачак.
Бөгелмәдә сайлау участогы Татар мәдәният үзәгендә урнашкан. Ул үз эшен бүген, 12 декабрьдә, Мәскәү вакыты белән 10:30 сәгатьтә башлый һәм 14:00 сәгатьтә ябылачак. Монда, исемлекләр буенча, тавыш бирү өчен, Үзбәкстаннан 72 граждан көтелә, алар үзләре белән паспорт алып килергә тиеш.
Бүген республикада барлыгы биш сайлау участогы эшләячәк. Хәзерге вакытта Буа һәм Баулыда пунктлар ачылган, соңрак Апас һәм Лениногорск участоклары эшли башлаячак.
Тавыш бирүне Үзбәкстанның Генераль консуллыгы вәкилләре үткәрә. 22 декабрьдә, сайлау көнендә, вакытыннан алда тавыш бирә алмаучылар өчен, Казан консуллыгы сайлау участогына чыгу өчен транспорт оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа