Бүген Бөгелмәдә традицион һөнәрчелек фестивале узачак
Башлану ике сәгатькә планлаштырылган.
«Үзәкләштерелгән район клуб системасы» муниципаль бюджет учреждениесе Бөгелмә муниципаль районы халкын һәм кунакларын «Бөгелмә һөнәрчелеге»Төбәкара традицион һөнәрчелек фестиваленә чакыра. Программада: гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе, фермер ярминкәсе, халык осталарының мастер-класслары, интерактив курчак театры, халык уеннары, концерт программасы.
Фестиваль бүген, 28 августта, 14: 00 сәгатьтә Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia