Бүген Бөгелмәдә Нәүрүз бәйрәме узачак
Бәйрәм чаралары 11 сәгатькә мәдәният һәм ял паркында планлаштырылган.
Бу якшәмбедә, 21 мартта, Бөгелмәдә төрки һәм иран халыкларының Яңа елын-Нәүрүзне бәйрәм итү узачак. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм чаралары Ленин ур., 45 адресы буенча урнашкан мәдәният һәм ял паркында 11 сәгатькә планлаштырылган.
Бәйрәм кунакларын шәһәрнең иҗат коллективлары концерты, милли киемнәрдәге курчаклар күргәзмәсе, балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар, Милли кухня, спорт-уен мәйданчыклары, бәйрәм сәүдәсе көтә.
Килегез! Язны бергә каршылыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа