Бүген Бөгелмәдә капиталь ремонттан соң йогышлы авырулар хастаханәсенең стационарын ачтылар
Медицина учреждениесендәге үзгәрешләрне беренчеләрдән булып журналистлар күрде һәм бәяләде
Бина 1994 елда төзелгән. 20 елдан артык капиталь төзекләндерелмәгән. Йогышлы авырулар хастаханәсен глобаль үзгәртеп корулар бу елның гыйнварында башланды. Бу максатларга республика бюджетыннан 153 млн. сум бүлеп бирелгән. Заказчы – «Главинвестстрой РТ» ДКУ, генподрядчы – «Алтын групп» ҖЧҖ (директоры – Марат Зөлфәт улы Сафин). Эш барышына хәтта пандемия дә комачаулый алмады. Объектны тапшыру срогы башта ук 2020 елның декабренә билгеләнгән иде.
Ремонт барышында эчке бизәкләү эшләре башкарылды, инженерлык челтәрләре алыштырылды, фасад эшләнде. Заманча йогышлы авырулар бүлеге 20 пациентка исәпләнгән. Бүлек кирәкле медицина җиһазлары һәм медицина калдыкларын зарарсызландыру өчен җайланмалар белән җиһазландырылган. Палаталар аерым бокс булып тора, аларның һәрберсендә икешәр ишек, бәдрәф, душ һәм индивидуаль вентиляция, шуңа күрә төрле йогышлы авырулы пациентлар бер-берсе белән очрашмый.
Ашыгыч ярдәм кирәк булганда, палатада бөтен кирәкле әйберләр дә бар: үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратын һәм кислородны тоташтырырга була. Авыруларга ярдәм чаралары палатада үткәрелә. Моннан тыш, бүлектә 4 койкалы интенсив терапия палатасы һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен югары комфортлы махсуслаштырылган палата оештырылган.
Наталья Быстрова
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа