Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бүген Бөгелмәдә Гафиятуллин-Җәлил урамнары киселешендә рейд узачак

Машина йөртүчеләрне тикшерү ике сәгать дәвамында барачак.

Бүген, 28 майда, машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик чаралар узачак. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара Гыйбадуллина сөйләде.

Чаралар көннең өчтән биш сәгатькә кадәр Гафиятуллин-Җәлил, Бөгелмә урамнары киселешендәге участокта планлаштырылган.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булган РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның аерым төрләрен кисәтү, шул исәптән исерек хәлдә идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклау буенча рейд үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса