Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бүген Бөгелмәдә дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак

Бүген Бөгелмә шәһәрендә матур гадәткә әйләнгән VI "Зәйтүнә" дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак. Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән алып һәм өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелачак. Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Конкурсантларның чыгышлары акапелло рәвешендә башкарылачак. Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте,...

Бүген Бөгелмә шәһәрендә матур гадәткә әйләнгән VI "Зәйтүнә" дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак.
Төбәкара статусын алган фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән 7 яшьтән алып һәм өлкәнрәк оста мөнәҗәт башкаручылар җыелачак. Катнашучылар «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Конкурсантларның чыгышлары акапелло рәвешендә башкарылачак.
Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәният үзәге оештыра.
Фестиваль Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан Татар мәдәният үзәгендә узачак. Башлана: 10.00 сәгатьтә.
Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса