Бүген Бөгелмәдә чыккан янгында кеше гомеренә зыян килгән
Бүген 8 сәгать 33 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә Бөгелмә районы, Гафиятуллин урамы, 32нче йорттагы йортның 1 нче катында урнашкан фатирдан төтен чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Шунда ук чакыру урынына кирәкле көчләр юллана. Янгын объекты: биш катлы йортның беренче катында урнашкан 1 бүлмәле фатир, стеналары кирпечтән, этажлар арасындагы...
Бүген 8 сәгать 33 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә Бөгелмә районы, Гафиятуллин урамы, 32нче йорттагы йортның 1 нче катында урнашкан фатирдан төтен чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Шунда ук чакыру урынына кирәкле көчләр юллана.
Янгын объекты: биш катлы йортның беренче катында урнашкан 1 бүлмәле фатир, стеналары кирпечтән, этажлар арасындагы аралар тимербетон плитәләрдән эшләнгән. Газ кертелгән, электр үткәрелгән, автоматлаштырылган янгын системасы белән җиһазландырылмаган. Фатир тәрәзәләренә металл рәшәткәләр куелган. Хуҗасы - 1966нчы елгы ир-ат. 5нче торак-эксплуатация идарәсендә урам себерүче булып эшли. Милек иминиятләштерелмәгән.
Дежур каравыл килгәндә фатирда төтен күзәтелә, фатирга керә торган металл ишек ябык була, ярдәм турында беркем дә сорамый, күршеләр сүзләре буенча, фатирда аның хуҗасы булырга мөмкин.
Ишекне ачып кергәндә, коридор идәнендә фатир хуҗасына тап булалар. Аңсыз, яшәү билгеләре күзәтелә. Ул һавага чыгарыла һәм ашыгыч ярдәм машинасы хезмәткәрләр кулына тапшырыла. Ул үзәк район хастәханәсенә озатыла.
Янгын чыгу нәтиҗәсендә карават, кием-салым шкафы, урын-җир кирәк-яракларына зыян килә. Янгынның тулаем мәйданы - 7 кв. м.
"Янгынның якынча сәбәбе - тәмәке тартканда саксызлык", - дип хәбәр итә эчке хезмәт майор Ю.Хребет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа