Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бүген Бөгелмәдә берьюлы ике кешенең коронавирус белән авырып киткәнлеге ачыкланды

Республикада Covid-19 инфекциясеннән 105 кеше үлгәнлеге теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда яңа Covid-19 коронавирус инфекциясенең 48 очрагы теркәлгән. Республиканың ике кешесе вирусны читтә йоктырган, калган очраклар – авыру кеше белән контакт аркасында. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Җиде кеше хастаханәгә урнаштырылды, 341 кеше өйдә дәвалана», – диделәр ведомствода.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькәчә – 0

18 яшьтән 30 яшькәчә – 6

30 яшьтән 50 яшькәчә – 14

50 яшьтән 60 яшькәчә – 14

60 яшьтән 70 яшькәчә – 9

70 яшьтән 80 яшькәчә – 5

Инфекцияле коронавирус белән авыручыларның күбесе Казанда табылган, биредә 32 кеше чир йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Түбән Кама районы алда бара, анда авыруның дүрт очрагы билгеләп үтелде. Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Югары Ослан райннарында икешәр авыру ачыкланган. Апас, Әтнә , Кайбыч, Менделеевск, Питрәч һәм Саба районнарында берәр авыру ачыкланган.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле 7 мең 991 кеше авырды. Алар арасында 6 мең 848 пациент дәваланды, шул исәптән 45се – узган тәүлектә. 

 

Татарстанда коронавирус инфекциясе китереп чыгарган пневмониядән тагын ике кеше үлгән.

1953 елдан туган хатын-кызны пневмония белән хастаханәгә китергәннәр. Аның йөрәк авыруы булу сәбәпле, дәвалау катлауланган.

1941 елда туган хатын-кызны коронавирус, ике яклы пневмониянең авыр формасы булуы белән хастаханәгә китергәннәр. Шулай ук пациентның йөрәк-кан тамырлары системасы хроник авырулары булган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән.

Бүгенгә республикада Covid-19 инфекциясеннән 105 кеше үлгәнлеге теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X