Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бүген Бөгелмә прокуратурасы хезмәткәрләре хезмәттәшләрен искә алдылар

Мемориаль тактага Нәфиев Сәйфихан Хәбибулла улы истәлегенә чәчәкләр салынды.

Бүген, 26 ноябрьдә, Бөгелмә шәһәр прокуроры А.А. Кривоносов тарафыннан, Татарстан Республикасының экс-прокуроры (1992-2000 еллар), Татарстан Республикасы Конституция судының беренче рәисе (2000-2004 еллар), Россия Федерациясенең атказанган юристы, 1982-1988 елларда Бөгелмә шәһәр прокуроры булып эшләгән Нәфиев Сәйфихан Хәбибулла улына 79 яшь тулу уңаеннан, шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре катнашында тантаналы чара уздырылды. Бу хакта Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе Л.А. Миңнебаев сөйләде.

Искә алу көне барышында шәһәр прокуроры С.Х. Нәфиевның биографиясен яктыртты, прокуратура канцеляриясе мөдире Г.К. Якупова аның белән бергә эшләгән елларын искә төшерде, Бөгелмә шәһәре прокуратурасы бинасы фасадында урнашкан мемориаль тактага чәчәкләр салынды.

Сәйфихан Хәбибулла улы турындагы якты истәлек прокуратура хезмәткәрләре күңелендә мәңгегә сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса