Бүген Бөгелмә муниципаль районында тагын ике кешенең “Covid-19” белән авырып китүе мәгълүм булды
Шулай итеп, хәзер чирләүчеләрнең гомуми саны 31гә җитте.
Татарстанда тагын 44 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган. Аларның берсе чирне республикадан читтә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ун кеше хастаханәгә салынган, 34 кеше өйдә дәвалана», – диелә хәбәрдә.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 2
30 яшьтән 50 яшькәчә – 14
50 яшьтән 60 яшькәчә – 9
60 яшьтән 70 яшькәчә – 13
70 яшьтән 80 яшькәчә – 5
80 яшьтән 90 яшькәчә – 1
90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
1. Казан – 19
2. Яр Чаллы – 2
3. Бөгелмә районында – 2
4. Буа районында – 3
5. Югары Ослан – 1
6. Чүпрәле – 1
7. Яшел Үзән – 1
8. Кукмара – 1
9. Лаеш районында – 3
10. Түбән Кама – 5
11. Питрәч – 3
12. Балык Бистәсе – 1
13. Тукай районында – 1
14. Теләче – 1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 8506 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 7570 кеше, шул исәптән 38 узган тәүлектә терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа