Бүген Бөгелмә муниципаль районында тагын бер кешенең “Covid-19” белән авырып китүе мәгълүм булды
Күрше Баулы районында авыруның бер очрагы ачыкланган.
Татарстанда тагын 47 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган. Аларның берсе чирне республикадан читтә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Унбер кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана», – диелә хәбәрдә.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 1
30 яшьтән 50 яшькәчә – 23
50 яшьтән 60 яшькәчә –10
60 яшьтән 70 яшькәчә – 11
70 яшьтән 80 яшькәчә – 2
80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.
Шәһәр һәм районнар буенча:
1. Казан – 21
2. Баулы – 1
3. Балтач – 3
4. Бөгелмә – 1
5. Чүпрәле – 2
6. Кайбыч – 1
7. Лаеш – 2
8. Яңа Чишмә – 1
9. Нурлат – 5
10. Саба районы-5
11. Спас районы-2
12. Тәтеш – 1
13. Чистай – 2
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 8596 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 7644 кеше, шул исәптән 38 узган тәүлектә терелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа