Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бүген – алдан тавыш бирүнең соңгы көне

Бөгелмәлеләр РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча үз фикерләрен белдерә алалар.

Тавыш бирүнең төп вакытыннан алдагы этабында шәһәрдә һәм районда күчмә сайлау участок комиссияләре пунктлары – автобуслар һәм палаткалар урнаштырылган иде. Алар үз эшләрен бүген, 20.00 сәгатьтә төгәлләячәкләр. Мәсәлән, 1125нче сайлау участогы палатасында күп кенә теләүчеләр үз тавышларын бирде. Керү юлында аларның температурсын үлчәделәр.

Мондый тавыш бирү төре беренче тапкыр кертелде. Кешеләргә ошый, бу уңайлы. Бәлки, бу тәҗрибә киләсе сайлау кампанияләрендә дә кулланылыр, дип сөйләде Бөгелмә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вячеслав Наумов.

Ул шулай ук шәһәр һәм район халкына 25 июньнән 30 июньгә кадәр сайлау участокларында алдан тавыш бирү үткәрелүен, анда гражданнарга сәгать 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр  килергә мөмкин булуын искә төшерде. Шулай ук алар сайлау комиссиясенә үзләренең өйдә тавыш бирергә теләүләре турында да хәбәр итә алалар. Иртәгә, тавыш бирүнең төп көнендә, тавыш бирүгә гаризалар 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Сайлау участокларының телефоннары һәр подъездның мәгълүмати такталарына эленгән. Участок сайлау комиссияләре үз эшен 1 июльдә 20.00 сәгатьтә тәмамлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса