Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бүген 38 гаилә Герцен урамындагы торак йорттан фатир ачкычлары алды

Герцен урамындагы яңа йортта өй туйлары башланды.

Бу йортта 38 фатир: 18е – 2 бүлмәле, шул ук санда1 бүлмәлеләр, 2се – 3 бүлмәле. 2 бүлмәле фатирның мәйданы уртача 50 квадрат метр тирәсе, фатир ачкычларын бюджет хезмәткәрләре, ятим балалар һәм “Авария хәлендәге торакпрограммасында катнашучылар алды. Яңа йортка күчүчеләрне беренче булып шәһәр мэры Линар Закиров котлады.

Мин сезне көтеп алынган бу вакыйга белән котлыйм. 11 ел төрле җирләрдә яшәп, алты ел тулай торакта һәм биш ел кеше фатирында, мин беренче торак сатып алгач кичергән хисләремне хәтерлим. Бу – үзеңнең беркемгә дә бәйле булмавыңны һәм моның үзеңнеке икәнлеген аңлау хисләре. Мин сезгә бәхет телим һәм өй туе белән дә, Яңа ел белән дә котлыйм! дип нәтиҗә ясады Р. Закиров.

Дмитрий һәм Екатерина Вареновларөч бүлмәле фатирның бәхетле ияләре. Улларына ике яшь, ә аның үз бүлмәсе бар инде. Бу турыда балачагымда мин хыяллана гына ала идем”, – ди Дмитрий.

Без икебез дә бюджет өлкәсе белгечләре, “Юность”та эшлибез. Ике ел чиратта тордык, йорт төзелеп беткәнен көттек. Безгә йорт төзелүен әйткәч, без килеп карадык һәм алырга булдык. 15 елга ипотека рәсмиләштердек, алдан түләп бетерергә исәп тотабыз, ди гаилә башлыгы.

Яңа йорт Яшьләр сарае янында урнашкан. Янәшәдә генә сквер, балалар паркы, мәгариф һәм сәламәтлек саклау объектлары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса