Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең үзәк китапханәсендә “Бөек Ватан сугышының яшь геройлары” дип исемләнгән китаплар сериясен тәкъдир итү булды

Чараның максаты Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан балаларының хезмәт батырлыгы турында хатирәләрне җиткерү.

27 октябрьдә үзәк китапханәдә “Бөек Ватан сугышының яшь геройлары” дип исемләнгән китаплар сериясен тәкъдир итү булды.

Дүрт җыентыкны бастыру шундый ук исемне йөрткән ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы республика советы проекты ярдәмендә мөмкин булды. Бу проект 2020 елда Россия Президенты грантына конкурста җиңүче булды.

“КНИТУ”ның Бөгелмә филиалы беренче курс студентлары алдында Бөгелмә шәһәре ветераннар советы әгъзасы Гөлсимә Лукашова чыгыш ясады, ул яшь чакта сугыш еллары авырлыкларын кичергән кеше. Студентлар Татарстан ветераннары – Бөек Җиңү хакына хезмәт иткән сугыш чоры балаларының истәлекләреннән өзекләр белән таныштылар, “Бөек Ватан сугышының яшь геройлары” җыентыкларыннан слайд-презентацияләр карадылар, Кызыл Армияне азык-төлек һәм корал белән тәэмин итү вазифаларын ныгып та җитмәгән җилкәләрендә күтәргән сугыш чоры балаларына багышланган шигырьләр һәм җырлар ишеттеләр,.

Чараның максаты “Бөек Ватан сугышының яшь геройлары” дигән китап сериясе белән таныштыру гына түгел, ә Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан балаларының хезмәт батырлыгы турында истәлек-хатирәләрне дә җиткерү иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса