Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәнең яшь вәгазьчеләре

Дин - тәрбия нигезе Бөгелмә үзәк мәчетенең "Сәлам" рухи-сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар арасында "Яшь вәгазьче" бәйгесе узды. Балалар бу чарага атна дәвамында әзерләнделәр: үзләре өчен аңлаешлы булган дини тема сайладылар, мөгаллимнәргә сораулар бирә-бирә текст әзерләделәр, аны өйрәнделәр. Нәтиҗәдә, бик күпләр бай эчтәлекле, файдалы һәм матур вәгазьләр сөйләде. Әйтик, малайлар -...

Дин - тәрбия нигезе

Бөгелмә үзәк мәчетенең "Сәлам" рухи-сәламәтләндерү үзәгенә йөрүче балалар арасында "Яшь вәгазьче" бәйгесе узды.

Балалар бу чарага атна дәвамында әзерләнделәр: үзләре өчен аңлаешлы булган дини тема сайладылар, мөгаллимнәргә сораулар бирә-бирә текст әзерләделәр, аны өйрәнделәр. Нәтиҗәдә, бик күпләр бай эчтәлекле, файдалы һәм матур вәгазьләр сөйләде. Әйтик, малайлар - ата-аналарга нинди мөнәсәбәттә булырга, дусларны ничек сайларга икәнне, Мәккәгә хаҗ сәфәре, Корбан бәйрәме турында, ә кызлар күршеләр белән ничек аралашырга кирәклек, пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) һәм башка пәйгамбәрләр тормышы турында сөйләделәр. Җиңүчеләрне жюри ачыклады: I урында - Камил Галимов, Ләйсән Солтанова; II урында - Сөләйман Хөснетдинов, Алинә Таһирова; III урында - Әбәбәкер Разин һәм Ләйлә Андреева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса