Бөгелмәнең “Яңарыш” тернәкләндерү үзәгеннән язалар
"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр елның-елында "Нептун көне"н зарыгып көтеп алалар. - Кыш көне балалар Кыш бабайны ничек көтсәләр, җәен Нептун да шулай тансык, - ди тәрбияче Елена Арчибасова. Июль аеның иң эссе көнендә үтә ул биредә. Суга бәйле бәйрәм булгач, хәрәкәтчән спорт уеннары, ярышлар, табышмак-башваткычлар да нәкъ шундый темага корылган...
"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр елның-елында "Нептун көне"н зарыгып көтеп алалар.
- Кыш көне балалар Кыш бабайны ничек көтсәләр, җәен Нептун да шулай тансык, - ди тәрбияче Елена Арчибасова.
Июль аеның иң эссе көнендә үтә ул биредә. Суга бәйле бәйрәм булгач, хәрәкәтчән спорт уеннары, ярышлар, табышмак-башваткычлар да нәкъ шундый темага корылган иде. Ә ахырдан балалар рәхәтләнеп махсус пистолетлардан су атып кинәнделәр. Бәйрәмнең максаты да шул бит - чыланып бетү!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа