Бөгелмәнең тирә-якны өйрәнү музеенда
Экстремизм – ул зур куркыныч, нык һәм уңышлы җәмгыятьне дә селкетә алырлык көч. Аның белән көрәш төренең берсе – ул профилактик чаралар. 7 сентябрь көнне Тирә-якны өйрәнү музеенда Казан милли инновация-технология университеты студентлары өчен “Террорчылык – кешелек өчен хәвеф-хәтәр” дип исемләнгән дәрес узды.
Әлеге чараның максаты – студентларга террорчылыкның тарихи һәм сәяси күренеш икәнен аңлату, халыкара ызгышларны профилактикалау һәм толерант караш тәрбияләү.
Студентлар белән кем ул террорчы, нәрсә ул террорчылык, безнең илдә булган фаҗигаләр, терракт янаган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында сөйләштеләр. “Город Ангелов”, “3 сентября – День солидарности в борьбе с терроризмом” видеоклиплары күрсәтелде. Майкл Джексонның – “Песня Земли” һәм Юлия Чичерина башкаруында “Пожалуйста, пусть больше никто никогда не умрет” җырлары яңгырады. Чара азагында яшьләргә әлеге темага кагылган белешмәлекләр таратылды.
Гөлчәчәк Гарипова,
музей-тәрбия эше методисты.
Диана Григорьева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа