Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәнең тернәкләндерү үзәге “SMS – подари жизнь” хәйрия интернет-акциясе үткәрде

Бөгелмәнең "Радуга" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 29 ноябрь көнне хәйриячелек эшчәнлеген үстерү буенча #ЮмартСишәмбе яңа иҗтимагый инициатива старт алды. - Безгә теләге булган һәрбер оешма һәм муниципаль учреждение кушылырга мөмкин. Бары тик үзең өчен кулай чара гына сайларга кирәк. Мисал өчен, ул урам акциясе, өлкән һәм ялгыз өлкәннәрне тернәкләндерүдә...

Бөгелмәнең "Радуга" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә 29 ноябрь көнне хәйриячелек эшчәнлеген үстерү буенча #ЮмартСишәмбе яңа иҗтимагый инициатива старт алды.

- Безгә теләге булган һәрбер оешма һәм муниципаль учреждение кушылырга мөмкин. Бары тик үзең өчен кулай чара гына сайларга кирәк. Мисал өчен, ул урам акциясе, өлкән һәм ялгыз өлкәннәрне тернәкләндерүдә ярдәм, актив волонтерларны бүләкләү, басма мәгълүмат чараларында, рәсми саитларда халыкның активлыгын яктырту, социаль челтәрләрдә мәгълүмати эш алып бару, - дип искәртеп китте "Радуга" үзәге директоры Альбина Татлыева.

#ЮмартСишәмбе 4 ел элек барлыкка килгән иҗтимагый хәрәкәт һәм ул 71 илдә үткәрелә һәм социаль мөһим чараларга багышлана. Аның төп асылы - зур хәйрия флешмобында, волонтер акцияләрендә катнашу өчен халыкны берләштерү.

Беренче "сишәмбе"дә, 29 ноябрьдә, "Радуга" тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре, кан рагы диагнозы булган балаларга ярдәм йөзеннән, 6162 кыска телефон номерына хәбәр җибәреп, "SMS - подари жизнь" хәйрия интернет-акциясе үткәрде. Моңардан тыш, җирле массакүләм мәгълүмат чараларына, социаль яклау ужрежденияләренә мәгълүмати ярдәм күрсәтүләре өчен, рәхмәт йозеннән, электрон открыткалар җибәрелде.

Рәзилә ШАКИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса