Бөгелмәнең сукырлар җәмгыяте активистлары күңелле чарага җыелды
13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне. 1745 елның 13 ноябрендә Франциядә танылган педагог, Парижда һәм Петербургта күрмәүчеләр өчен берничә мәктәп һәм предприятиегә нигез салган Валентин Гаюи туган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән нәкъ менә шушы дата Халыкара сукырлар көнен билгеләргә нигез булып тора. Шушы көн уңаеннан 15 октябрьдән алып,...
13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне. 1745 елның 13 ноябрендә Франциядә танылган педагог, Парижда һәм Петербургта күрмәүчеләр өчен берничә мәктәп һәм предприятиегә нигез салган Валентин Гаюи туган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән нәкъ менә шушы дата Халыкара сукырлар көнен билгеләргә нигез булып тора. Шушы көн уңаеннан 15 октябрьдән алып, 13 ноябрьгә кадәр бөтен Россия күләмендә "Ак кул таягы" дип исемләнгән акция бара.
Бөгелмә җирлегендә дә киң җәмәгатьчелекне шушы төр инвалидларның проблемаларына игътибарны арттыру юнәлешендә хакимиятнең җирле органнары, шул исәптән "Единая Россия" сәяси партиясенең Бөгелмә җирле бүлеге тарафыннан төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, Бөгелмәдә Халыкара кул таягы көненә багышлап флешмоб үткәрү инде традициягә әверелде. "Единая Россия"нең яшь гвардиячеләре, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Бөгелмә җирле бүлеге (җитәкчесе - Артем Пахарев) белән берлектә, машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте бик җанлы булган юл чатында үтеп баручыларга күзләре күрмәүче инвалидларга юлны аркылы чыгуда ничек ярдәм итәргә булуын күрсәттеләр. Кайберәүләр хәтта курыкмыйча бу гамәлне үзләре дә башкарып карадылар - күзләренә яулык бәйләп, юлны аркылы чыктылар. Акциянең максаты шәһәр халкына күзләре начар күрүче 460ка якын шәһәрдәшләренең проблемаларын ачып күрсәтү иде.
"Единая Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре, муниципаль район башлыгы Линар Закиров инициативасы белән Чайковский урамындагы 14 нче йортта урнашкан сукырлар өчен махсус китапханә бинасын ремонтлауга әзерлек эшләре алып барыла. Подрядчы да табылган, смета да әзер. Якын көннәрдә төзекләндерү эшләре башланыр дип көтелә.
Бүген исә шушы китапханәгә сукырлар җәмгыяте активистлары күңелле чарага җыелды. Алар "Единая Россия" партиясе җирле бүлеге вәкилләре, яшь гвардиячеләр һәм җирле депутатлар белән очраштылар. Партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев, партиянең җирле политсоветы әгъзасы Марат Хәлиуллин җәмгыять әгъзаларының актив тормыш рәвеше алып барулары, шәһәр, республика, регионара дәрәҗәдә уздырыла торган төрле спорт, мәдәни, тернәкләндерү чараларында Бөгелмә сукырлар җәмгыяте командалары зур уңыш белән чыгыш ясаулары турында ассызыклап үттеләр.
Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Бөгелмә бүлеге җитәкчелеге менә шушындый чараларда бөгелмәлеләр ерактан ук күренеп торсын өчен партиянең җирле бүлегеннән бердәм форма булдыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган. Аларның бу якты хыяллары тормышка ашты - "Моя семья" кибете директоры Ордихан Усубян аларга 10 футболка бүләк итте, ә Бөгелмә тегү фабрикасы (җитәкчесе - Салиха Гарипова) кызлары футболкаларга "Бөгелмә" сүзен чигеп биргәннәр.
Яшь гвардиячеләр җәмгыять активистларына әлеге футболкаларны өләшеп чыкканнан соң, Әнвәр Әхмәдиев хәйриячеләргә партия җирле бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Сукырлар җәмгыяте директоры Артем Пахарев, китапханә мөдире Елена Даньшина, җавап йөзеннән чыгыш ясап, җирле хакимияткә, шәхсән Линар Закировка җәмгыятькә карата булган игътибар һәм кайгыртучанлык өчен үзләренең ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа